Тыңламаста өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Тыңламаста өлкәннәрне хөрмәтләделәр Тыңламас авылы мәдәният йортында өлкән авылдашлар өчен җылы очрашу оештырылды. Кунакларны мул чәй табыны белән каршы алдылар. Очрашу төрле уеннар, бәйгеләр белән үрелеп барды. Өлкәннәр рәхәтләнеп аралашып, күңелле вакыт үткәрделәр. Чараны оештыручыларга һәм анда катнашкан барлык авылдашларга зур рәхмәт!