📰 «Актаныш таңнары» газетасының 2026 елның 9 октябрь, №39 саны дөнья күрде!
📰 «Актаныш таңнары» газетасының 2026 елның 9 октябрь, №39 саны дөнья күрде! Бу санда район тормышының мөһим вакыйгалары, хезмәт һәм авыл хуҗалыгы, өлкәннәргә хөрмәт, икътисад һәм эшмәкәрлек турында язмалар урын алды. 🔹 Мул уңыш, кулай бәяләр һәм өлкәннәргә хөрмәт. 3 октябрьдә Актанышта Өлкәннәр көне уңаеннан зур ярминкә узды. 🔹 Хезмәт нәтиҗәсе – муллыкта. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев белән әңгәмә. 🔹 Өлкәннәр – тормыш терәге. Районның өлкән буын вәкилләренең район башлыгы белән очрашуы турында. 🔹 Актанышта эшмәкәрләр янында. ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның районга эшлекле сәфәре. 🔹 Сәнәгать үсеше – тормыш үсеше. Актанышта узган икътисади киңәшмә турында. 🔹 Кадер-хөрмәткә лаек гомерләр. Пучы картлар һәм инвалидлар интернат йортында Өлкәннәр көненә багышланган очрашудан. 🔹 Ана булу – зур бәхет. 7 октябрь – Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чара турында «Яшәү яме» сәхифәсендә укый аласыз. 📌 Юбилей уңаеннан котлаулар – 11 нче биттә. Реклама һәм игъланнар, рәхмәт һәм кайгы уртаклашу текстлары 12 нче биттә урнаштырылган. ❗ Игътибар! 1–16 октябрьдә «Актаныш таңнары» газетасына ташламалы язылу бара. Вакыты чикле – өлгереп калыгыз!