Артрит: авыруны вакытында ачыклау мөһим
Артрит: авыруны вакытында ачыклау мөһим Буыннар сәламәтлеген саклау һәм авыруны иртә ачыклау — җитди өзлегүләрне булдырмауның мөһим шарты. 12 октябрьдә күп кенә илләрдә Бөтендөнья артритка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн 1996 елдан башлап үткәрелә һәм ревматологик авырулар турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыруга, аларны вакытында ачыклау һәм дәвалауның әһәмиятен аңлатуга юнәлдерелә. Артрит — бер яки берничә буында ялкынсыну барлыкка килү белән бәйле авыру. Ул авырту, шешенү, хәрәкәтнең чикләнүе кебек билгеләр белән күренергә мөмкин. Дәвалауны вакытында башламаганда, буыннарның зарарлануы көчәеп, кешенең көндәлек тормышына һәм хезмәткә сәләтенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/zdravookhranenie/12-oktiabr-botendonia-artritka-karsy-koras-kone