Такталачыкта хәйрия ярминкәсе узды
Такталачыкта хәйрия ярминкәсе узды 12 октябрьдә Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм балалар бакчасы белән берлектә хәйрия ярминкәсе оештырылды. Ярминкәдә укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар һәм авыл халкы актив катнашты. Кайнар самавыр чәе, пешекче апалар әзерләгән тәмле коймаклар, мәдәният йорты хезмәткәрләренең музыкаль бизәлеше һәм укучыларның җырлары чарага аерым ямь өстәде. Ярминкә барышында балалар финанс грамоталылыгы буенча белемнәрен дә ныгытты, үзара ярдәмләшү һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерде. Ярминкәдән җыелган 43 000 сум акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан «Без бергә» фондына тапшырылды. Ярминкәдә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт! Күрсәткән игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын!