Ярдәм янәшә булудан башлана ❤️
Ярдәм янәшә булудан башлана ❤️ Актаныш технология техникумының 4 курс студентлары, группа кураторы Айдар Низамов белән бергә, махсус хәрби операция батыры Алмаз Гайнетдиновның әнисе Фәйрүзә апа янына барып, хуҗалык эшләрендә булыштылар. Ватан сагында торучы батырның гаиләсенә ярдәм итүне егетләр үзләренең бурычы дип саный. «Без бергә булганда гына көчле!» — студентларның бу гамәле бердәмлекнең һәм ихтирамның матур үрнәге булды. Фәйрүзә апага — батыр ул тәрбияләп үстергәне өчен, егетләргә изге күңелле булулары өчен зур рәхмәт! 🇷🇺❤️