Актанышның беренче мәктәбе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итте
Актанышның беренче мәктәбе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итте Көзге ярминкәдән кергән 130 мең сумнан артык акчага хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр сатып алынды. Ярдәм волонтерлар белән киңәшләшеп әзерләнгән Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм әти-әниләр ел саен көзге ярминкә оештырып, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм күрсәтә. Быел да әлеге традиция дәвам итте. Ярминкәдән җыелган 130 мең сумнан артык акчага хәрбиләргә кирәкле әйберләр алынды һәм гуманитар ярдәм җыючы волонтерларга тапшырылды. Актанышның 1 нче мәктәбе тәрбия эшләре буенча урынбасары Илназ Хөҗҗәтов әйтүенчә, ярдәмне әзерләгәндә волонтерлар белән киңәшләшеп эш иткәннәр. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/blagotvoritelnost/aktanysnyn-berence-maktabe-maxsus-xarbi-operaciiada-katnasucylarga-iardam-itte