Бу атна ахырында билгеләп үтеләчәк рәсәйкүләм Әтиләр көненә атап әзерләнгән балалар чыг...
Бу атна ахырында билгеләп үтеләчәк рәсәйкүләм Әтиләр көненә атап әзерләнгән балалар чыгышы бүген кичке чыгарылышта игътибарыгызга . Остаз-мөгаллимә, тынгысыз җанлы ТРың атказанган укытучысы Вәзилә Чинаева иҗатыннан берсеннән-берсе мәгънәлерәк шигырьләрне Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Сердәш дулкыннары” әдәби түгәрәгенә йөрүче 4нче сыйныф укучылары сөйләвендә тыңлагыз. Ә шигырьләр шушы арада гына Вәзилә Чинаева тарафыннан мәктәп яшендәге балалар өчен дөнья күргән “Кояшлы иртә” китабыннан алынды. Сәхифә кысаларында яңгыраш табачак җыр сүзләренең авторы да Вәзилә Мансаф кызы. Актаныш дулкыннарына 14нче октябрь 18 сәгатьтә кушылырга онытмагыз! 90,0 FM