🚦 Юл иминлеге – һәркем өчен мөһим!
🚦 Юл иминлеге – һәркем өчен мөһим! Такталачык интернат мәктәбендә ЮИД һәм «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары укучылар белән очрашты. Чарада ГБУ «БДД» Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова да катнашты. Ул балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде. Очрашу барышында укучылар өстәл уеннары уйнадылар, юл билгеләре ярдәмендә белемнәрен ныгыттылар. Чара ахырында катнашучыларга яктылык кайтаргыч элементлар һәм дәфтәрләр тапшырылды. Юлларда сак булыйк, кагыйдәләрне төгәл үтик! 🚸