Югары Яхшый мәктәбендә әтиләр советы семинары узды
Югары Яхшый мәктәбендә әтиләр советы семинары узды Интерактив форматта оештырылган очрашуда әти-әниләр, мәгариф өлкәсе вәкилләре һәм мәктәп директорлары катнашты. Югары Яхшый мәктәбендә әтиләр советы эшчәнлегенә багышланган семинар үткәрелде. Чараның максаты — мәктәп белән гаилә арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеяләр белән танышу. Семинар интерактив форматта оештырылды. Катнашучылар эшлекле кейс-уенда катнашты, фикер алышты, ә укучылар җыр-биюләре белән чыгыш ясады. Очрашуда 101 яшьлек ветеран Тәфкил Вәлиев та катнашты. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/preview/iugary-iaxsyi-maktabenda-atilar-sovety-seminary-uzdy