🌹 «Агыйдел» ансамбленә — 60 ел!
🌹 «Агыйдел» ансамбленә — 60 ел! Ә. Авзалова исемендәге район мәдәният йортында «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбленең 60 еллык юбилеена багышланган концерт узды. Сәхнәдә җыр-биюләр яңгырады, төрле буын артистлары очрашты. Ансамбльнең иҗатын яратучылар башкаручыларга җылы алкышларын бүләк итте. Алты дистә ел дәвамында «Агыйдел» ансамбле татар сәнгатенә тугры хезмәт итә, милли җыр-биюләребезне тамашачыларга җиткерә. Юбилей кичәсе — үткәннәргә хөрмәт, бүгенге иҗатка бәя һәм киләчәккә матур өметләр бәйрәме.