Актаныш технология техникумы студентлары «Егет без!» комплексына экскурсиягә барды
Актаныш технология техникумы студентлары «Егет без!» комплексына экскурсиягә барды Актаныш технология техникумы студентлары Мөслим районының Метрәй авылында урнашкан «Егет без!» комплексына экскурсиягә барды. Шифалы чишмә янәшәсендә урнашкан әлеге үзенчәлекле комплекс Ватан сакчыларының тормыш-көнкүрешен чагылдыра. Биредә махсус хәрби операциядәге блиндаж һәм җир асты мәчете аеруча тәэсирле итеп эшләнгән. Студентлар әлеге урынга беренче тапкыр барды. Экскурсия барышында алар Ватанны саклаучыларның көндәлек тормышы һәм яшәү шартлары белән таныштылар, илебез иминлеге сагында торучыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге турында күзаллауларын киңәйттеләр.