🍁 4 санлы «Әтәчкәй» балалар бакчасының кечкенә табигать дуслары экологик акциягә чыкты...
🍁 4 санлы «Әтәчкәй» балалар бакчасының кечкенә табигать дуслары экологик акциягә чыктылар!🍁 Балалар районыбызның паркына барып өмәгә кушылдылар. Олылар белән бергә яфраклар җыйдылар һәм райондашларыбызның яраткан ял урыны булган җирдә тәртип урнаштырырга ярдәм иттеләр. Шулай ук алар үзләренең экология турындагы белемнәре белән уртаклаштылар һәм районыбызның чисталыгын саклау ничек мөһим икәнен сөйләделәр. Үз куллары белән ясалган матур, эчтәлекле рәсемнәрне тараттылар. Мондый изге эшләр балаларны җаваплылыкка өйрәтә. Балаларда экологик күнекмәләр булдыра. Туган җиребез чиста, матур булса, анда яшәве дә күңелле, сулар һавасы да чиста була! Бу мөһим акциядә катнашкан һәм ярдәм иткән һәрбер кешегә рәхмәт әйтәбез! 🌿