👋 Хөрмәтле авылдашлар! Иртәгә, 23 октябрь көнне, Актанышның иске зиратында зур өмә уза...
👋 Хөрмәтле авылдашлар! Иртәгә, 23 октябрь көнне, Актанышның иске зиратында зур өмә узачак. Нинди эшләр башкарылачак: 🪵 Агач кисү 🍁Территорияне җыештыру ⏰ Башлана: иртәнге сәгать 8:00 дә. Әби-бабайларыбызның рухы тыныч, каберлекләре матур һәм каралган булсын өчен үткәрелә торган бу изге эшкә һәрберебез үз өлешен кертә ала. 🤲 Үзегез белән эш кораллары (пычкы, балта, тырма һ.б.) алу сорала. Авылдашларның бердәмлеге – авылыбызның көче! Көтеп калабыз.