«Җәяүлеләр мәктәбе»ндә кунаклар: Алтынчәч балалары үз белемнәрен күрсәтте
«Җәяүлеләр мәктәбе»ндә кунаклар: Алтынчәч балалары үз белемнәрен күрсәтте Алтынчәч балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары «Җәяүлеләр мәктәбе»нә кунакка килгән инспектор Артур Фавазит улы Зиганшинга, ГБУ «БДД» бүлекчәсе җитәкчесе Л. Р. Мөхәмәтовага һәм әти-әниләргә үз белемнәрен күрсәттеләр. Бу чара балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек үзләштергәннәрен горурлык белән күрсәттеләр: җәяүлеләр кичүеннән дөрес чыгу күнекмәләрен күрсәттеләр, юл билгеләрен таныдылар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләп бирделәр. Тәрбияче Асылова Дилбәр Мударисовна, музыка җитәкчесе Басыйрова Чулпан Инсафовна һәм физкультура инструкторы Сарварова Альбина Эрнистовна балаларны төрле алымнар кулланып, эзлекле рәвештә әзерләделәр. Инспектор А. Ф. Зиганшин әти-әниләрнең дә белемнәрен тикшереп алды. Л. Р. Мөхәмәтова балалар бакчасында бирелгән белем һәм тәрбия гаиләдә яклау тапмый икән, аның нәтиҗәсе булмавын билгеләп үтте. Ул барысын да бергә, бердәм булып, кулга-кул тотынышып эшләргә чакырды. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/iul-kurkynycsyzlygy-ocen-berga/aiaulelar-maktabenda-kunaklar-altyncac-balalary-uz-belemnaren-kursatte