ГАФУ ИТ СИН МИНЕ...
ГАФУ ИТ СИН МИНЕ... Өйдә рәхәт, якты, җылы, чиста! Ашың-суың - бар да уңай бит! Ияләндем синең булганыңа... Җавап итеп ниләр бирдем тик?! Гел ашыктым, һаман мәшәкатьләр, Кул селтәдем сиңа, җитте, дип... Тыңласам да, күбен ишетмәдем - Гафу ит син мине, гафу ит... Синең фикер, уйлар, кичерешләр... Артка күчкән... Шулай тиеш, дип... Җан җылымны тулы бирдем микән? Гафу ит син мине, гафу ит!!! Бер карашың мең януга тора! Аңламаган гына моны тик... Читтән тиле назлар эзләгәнгә Гафу ит син мине, гафу ит!!! Бәхет өчен ике канат кирәк! Минем җиһан - ул син икән бит! Ялгыш, каргыш, сагышларым өчен Гафу ит син мине, гафу ит... 01.09.2026 Ришат Галимов