КАРА КАРГА КАРКЫЛДАДЫ...
КАРА КАРГА КАРКЫЛДАДЫ... Кара карга каркылдады - Шулай булыр, болай булыр... Уйнап кына әйткән сүзе Кыек атып, туры тиде, Туры килде! Аптырады... Шау куптарды, әй, саескан - Бар да купты урыныннан! Үзенә дә тиде шаукым - Риза булмый, ачуланды! Аңламады ни булганын... Олы әтәч бер төш күрде - Имеш, кояш чыккан инде... Кабаланып, төнне ярып, Тавыш бирде! Булды көлке, Кикригенә тикле шиңде... Орчык кебек кенә көчек Ләң-ләң килеп өрә... Ничек, Бертуктамый тавыш биреп, Туймый икән, армый икән? Ник авыртмый башы-эче? Саный белә, имеш, күке Үткәннәрне, киләчәкне... Саный микән, барлый микән, Күпме җирдә баласыннан Баш тартканнар, үзе төсле? Купшы кием, чуклы үрдәк... Бакы-быкы көне буе - Үз фикерен генә әйтә, Тыңламый да, ишетми дә, Башкаларда юк та уе... Төрле хайван, җәнлек, кош-корт, Һәрберсендә төрле холык. Шушыларга карап, кемдер, Якыннарын, иптәшләрен Үзләрен дә бәлки таныр... Үзебез дә түгел артык... 6-8.10.2026 Ришат Галимов