ЭХ, КЕРӘСЕ КИЛМИ КӨЗЛӘРГӘ...
ЭХ, КЕРӘСЕ КИЛМИ КӨЗЛӘРГӘ... Җәй тиз үтте, абау, шундый бик тиз! Өч ай түгел, бары өч көндәй! Зур өметләр, планнар иде күпме - Өлгермәдек ләкин бернигә! Эш, эш, диеп гел чигереп килдек Җәйдән җанга ләззәт алуны - Кояш, комлык, учак, су буйларын, Урман айкап йөреп кайтуны... Акыл белән аңлыйбыз да кебек, Ләкин күңел һаман карыша... Әллә кояш шулай тәэсир итә, Әллә яңгыр сәбәп барсына? Әле кайчан төннең яктылыгын Эткә салып сүккән без идек... Сигез тулар-тулмас караңгыга Тик йөрибез хәзер, көрсенеп! Эсселектән иза чиктек, имеш... Җил йөрмәде, һава җитмәде! Хәзер инде дымлы фатирларда Әй, көтәбез җылы биргәнне... Бакчаларга дөнья әйбер чәчтек, Хәсиятләп, күпме сакладык - Уңыш алдык, җыйдык, тәмам туйдык! Кырау сукты, йолкып ташладык... Һава торышына ышаныч юк! Әле эссе, әле чытайта... Яңгыры да хәзер башка аның - Туктый белми, ява, моң тарта... Яшел болын, тугай, урманнарның Төсе, яме көнләп үзгәрә - Риза түгел күңел, нык карыша! Эх, керәсе килми көзләргә... 28-31.08.2026 Ришат Галимов