БЕР ДӘ ТӘРТИБЕ ЮК...
БЕР ДӘ ТӘРТИБЕ ЮК... Уйларымның бер дә тәртибе юк, Мең төрле уй гөжли башымда - Берсен башлыйм, ташлыйм икенчесен, Чыгып бетеп булмый очына... Хисләремнең бер дә тәртибе юк, Килде-китте хисләр күңелдә - Көтмәгәндә ярсыйм, тынам, тулам, Ирексездән яшьләр түгелә... Эшләремнең бер дә тәртибе юк, Кул җитмәгән эшләр - бер өем! Кеше көен көйләп, җайлап, җөпләп Үтеп бара икән бу көнем... Гомеремнең бер дә тәртибе юк, Үрле-кырлы шунда, гел кире - Шуның кадәр кеше арасында Шуның кадәр ялгыз мин бүген... 18-26.08.2026 Ришат Галимов