БАШНЫ ҖҮЛӘРГӘ САЛЫП
БАШНЫ ҖҮЛӘРГӘ САЛЫП Төрле кеше тирә-юньдә, Кыланыш, төрле холык - Хәйләкәр, үҗәт, ваемсыз, Битараф, юаш, боек. Кайберәүләр яши белә Һәр нидән кызык табып - Җиңелдер ул гомер итү Башны җүләргә салып... Бер тапкыр сорап багалар, Эш кушып, өмет багып - Тырышасың, кыяфәт өчен, Башны җүләргә салып... Җайлы бит ул яшәүләре Белсәң дә, белми калып - Күрмәдем, дип иң сикертеп, Башны җүләргә салып... Борчылма син юк-бар өчен, Җаныңа газап алып! Барыбер рәхмәт әйтмиләр, Кадерне белми халык. Кирәктер ул кала белү Ишетмәгәндәй булып... Чәйнәсеннәр, ә мин яшим Башны җүләргә салып! 16-25.08.2026 Ришат Галимов