Я, НИШЛӘРГӘ МИҢА, ӘЙТ ӘЛЕ?
Я, НИШЛӘРГӘ МИҢА, ӘЙТ ӘЛЕ? Зур шәһәрдә, меңнәр арасында Эзлим һаман синең күзләрне. Кая карасам да, гел ят караш... Я, нишләргә миңа, әйт әле? Ишеткәндәй булам тавышыңны, Көтәм синең килеп җиткәнне! Борылам да, күрәм син юклыгын... Я, нишләргә миңа, әйт әле? Төшләремдә һаман сине күрәм, Сизәм хәтта хушбуй исләрең. Уянам да, аңлыйм ялгызлыкны... Я, нишләргә миңа, әйт әле? Кайдан табыйм чара сагынуга? Ничек аңлатырга бу хәлне? Акылымнан язар чиккә җиттем... Я, нишләргә миңа, әйт әле? 23-24.08.2026 Ришат Галимов