АПТЫРАМА
АПТЫРАМА Араларга салкын кертсәң әгәр, Уйлап, теләп... Бәлки сизми дә... Үзгәрергә үзең мәҗбүр итсәң - Үпкәләргә кала үзеңә! Араларга салкын өстәп торсаң, Мөнәсәбәт, ямьсез сүз белән - Җылы-назлы караш өмет итмә, Кайтмаска да мөмкин ул хөрмәт... Араларга салкын керә калса, Аптырама булган бушлыкка... Парлар арасында булган бәхет, Якын булу, аңлау һәм татулык - Ул тулаем ирләр кулында! 19-20.08.2026 Ришат Галимов
110 просмотров