ҮЗЕМ УЙЛАП ТАПКАН БЕР ДӨНЬЯ...
ҮЗЕМ УЙЛАП ТАПКАН БЕР ДӨНЬЯ... Үзем уйлап тапкан бер дөнья... Ниләр генә аңа сыймаган - Шатлыгы да, ният-ышанычлар, Өметләрем, якты хыяллар! Үзем уйлап тапкан бер дөнья... Нинди генә серләр юк анда! Әйтми калган ихлас уйларым да, Ишетмәслек сорау, җаваплар... Үзем уйлап тапкан бер дөнья... Көн дә кояш, җиләс, җәй һаман! Бар да бөтен, рәхәт, бәхет тулы - Кыйпылчыклар җанны ертмаган... Үзем уйлап тапкан бер дөнья... Елмаюлар тулы бер җиһан! Авырулар, китем, әрнү, кайгы, Күз яшьләре - бер дә юк анда... Үзем уйлап тапкан бер дөнья... Шуның кадәр хисләр тутырган - Яшьләр катыш сөю сүзләрем дә, Җанга ятыш очкын-ялкыннар... Үзем уйлап тапкан бер дөнья... Ишекләре ябык бозымга! Саклый мине дөнья шаукымыннан, Керәм анда күңел тулганда... 18-21.06.2026 Ришат Галимов