БЕР РӘХМӘТ
БЕР РӘХМӘТ Бер рәхмәт... Гап-гади, гадәти ике сүз... Күбебез игътибар итми дә аларга! Я, әйткән кешене, кул селтәп, бүләбез... Я, шулай тиеш, дип әйтми дә калына... Бер рәхмәт ишетеп, күңелләр йомшара! Тагын да телисең изгелек кылырга! Әҗере үзеңә әйтелгән рәхмәтнең - Ул авыр түгел бит, әйт әле, оялма! Һәр кылган изгелек, эшләгән яхшылык Язылып барыла иңеңнең уңына - Бер рәхмәт йөртәдер дә әле исән-сау Мең бәла, мең сынау өелгән юлларда... 10-15.06.2026 Ришат Галимов
50 просмотров