ЭХ, ДИЯРГӘ КАЛДЫ...
ЭХ, ДИЯРГӘ КАЛДЫ... Нәп-нәни бер кеше - шундый зур хыяллар! Күзләрен киң ачып карый ул дөньяга! Шулкадәр яңалык, сер тулы тирә-як - Барысы да кызык, барысы да яңа! Нәп-нәни бер кеше - шулкадәр көч анда! Кайвакыт аптырап калалар зурлар да! Кечкенә башында мең төрле сораулар - Тиеш ул, әлбәттә, җаваплар табарга! Җанында шулкадәр зур теләк бар аның - Әллә кем буласы, еракка китәсе! Барысы да уңай! Мең төрле мөмкинлек Китерә алдына кояшлы иртәсе. Күп укып, тырышып, зур галим булыр ул, Күп төрле ачышлар ясап дан алачак! Ул уйлап тапканны кулланып, бу җирдә Һәр кеше сәламәт, бәхетле булачак! Бар тере җан - хайван, балыклар, кошларның Телләрен өйрәнеп, серләрен беләчәк... Күкләргә менәчәк, галәмне гизәчәк! Бик ерак йолдызга кешеләр илтәчәк! Меңләгән уй-теләк, ут яна күңелдә, Ул сизә - барысын үтәрдәй көч барын! Зур тормыш юлында киң итеп атлар ул, Канатлар иңендә, янында дуслары! Ел арты ел үтте, дәү булды ул кеше! Зур үсте, буй җитте, нык артты күләме... Баштарак сизенде, аннан кул селтәде - Көн саен хыялы бөреште, кимеде... Читләтеп үтмәде вак-төяк мәшәкать, Тормышның юшкыны аңа да кагылды. Хыялын, кеч(е)рәйгән киемдәй салды да, Чоланда бер чөйгә ул элеп калдырды... Ни гомер, кузгатып, селкетеп бакмагач, Тузанга күмелгән, төсләре нык уңган... Танырлык та түгел, куркыныч тияргә, Көядән тетелеп, тишелгән ак хыял... ... Зур булган бер кеше, нәп-нәни бер хыял - Самими, бәхетле көннәрен сагына... Ничек тә булса да, бер көнгә булса да Кабаттан кайтасы шул нәни чагына!!! 7-9.06.2026 Ришат Галимов