ШУЛКАДӘР САГЫНУ БУЛАМЫ?
ШУЛКАДӘР САГЫНУ БУЛАМЫ? Шулкадәр сагыну буламы? Белсәгез җанымның сулганын! Ул бары тик матур җырларда Була, дип ни гомер уйладым... Сагыну әрнетә, яндыра. Бутала, чуала уйларым! - Уйламыйм, я, җитте, димен дә, Сизмим дә кабаттан уйлавым... Бер - якты күңелем, бер - боек... Сагыну чикләрен тоймадым! Уйларга бирелеп, ялгызым Ни гомер урамнар урадым... Күп инде, хәтта үз-үземә, Аңлата алмаган чакларым! Хат язып саласы урынга, Сагышны хәмергә бутадым... Кич үтте, төн җитте... Кәгазьдә Калды тик язганым-бозганым... Әйтәсе сүзләрем чәчелде, Берни дә җибәрә алмадым! Шулкадәр сагыну буламы? Белсәгез җанымның сулганын... Кабатлыйм эчемнән, туктамый: - Сагындым! Сагындым. Сагындым... 4-8.06.2026 Ришат Галимов