КИЛӘ СИНЕ КАБАТ КҮРӘСЕМ
КИЛӘ СИНЕ КАБАТ КҮРӘСЕМ Килә сине, ерак калган язда Эзләп табып, кабат күрәсем - Уртак уйлар, хыял, мәхәббәтле Шул язларга кайтып киләсем! Килә сиңа, тәүге тапкыр сыман, Янып бетеп: - Сөям, диясем... Күзләреңнең төпсез упкынына, Адашырлык итеп, керәсем! Килә сине, дөньясыннан урлап, Кочагыма алып, сөясем! Иреннәрең кабат, чия итеп, Яшь чактагы кебек үбәсем... Килә синең назлы көлүеңә, Бәхет өстәп, үзем көләсем! Килә инде, хыял гына булсын, Тик бер тапкыр кабат күрәсем! 6.06.2026 Ришат Галимов