УЛ БӘХЕТЛЕ КӨННӘРЕҢ...
УЛ БӘХЕТЛЕ КӨННӘРЕҢ... Син, чыннан да, бик бәхетле идең! Ничек кенә уйлап баксаң да... Сөю тулы күзләр күрдең, Хисләр дәрьясында йөздең, Тиң идең син патша кызына! Кушымта: Ул бәхетле көннәреңне Искә алып йөргәнеңне Сизми, диеп уйладыңмы шул чагыңда? Ул барысын белгән иде, Күзләреңнән күргән иде... Тик бармады... Баралмады яннарыңа! Берни сорамады сөйгән өчен, Җитә иде сине күрүе... Ашыгырга теләмәде, Аның өчен бәхет иде Янәшәңдә генә йөрүе! Күрде, белде... Барын аңлады ул... Мөһим түгеллеген сүзләрнең... Туры карап: - Аңлыйм, диде. Бәйләмәде, ирек бирде... Үз-үзенә әйтте: - Түзәрмен! 28.04-2.06.2026 Ришат Галимов