ИРЛӘР ЕЛАМЫЙ
ИРЛӘР ЕЛАМЫЙ Ир-егеткә елау - тиеш түгел! Күз яшьләре, имеш, килешми! Хатын-кызлар, әнә, еласыннар, Нечкә күңел - алар өлеше! Ирләр еламыйлар! Сабый чактан Гел килделәр тукып шул сүзне: - Егет бит син, тукта, тавышланма! Ник торасың кеше көлдереп?! Еламаска тырышты ул... Нәни Учлар дерелдәде, агарды - Кочып, сөюләрен көткән иде! Яшьләр йотты - тәүге җөй калды... Еламыйлар... Бераз үсә төшкәч, Үзен-үзе яклап, сугышты... Сәбәпләрен сорамыйча, өйдә, Эт иттеләр, кыйнап-орышып! Еламады, түзде, тешен кысып, Каш астыннан сөзеп карады... Өйдә аңлау, яклау көткән иде, Бу өмет тә сынды - җөй калды... Ун яшендә, түзми җәберләүгә, Әнисенең түккән яшенә - Тәүге тапкыр сукты, йодрык җыеп, Әти, дигән якын кешегә... Барып төште, ләкин еламады! Тирән яра калды күңлендә - Ул бүген дә кеше кочакларга, Ышанырга һаман өйрәнә... Унбиш тулды... Урам этте-төртте, Кыен булды, күпме тукмалды... Күз яшьләрен аның бер кешегә Күрү ләкин насыйп булмады! Кара канын йотты, төкермәде, Сиздермәде өйдә, урамда! Үз-үзенә генә өмет итте, Ышанмады дуска, дошманга... Еллар үтте... Зур юлларда хәзер Зыр-зыр килә аның тормышы - Бәрде, сукты, үрләр-упкыннарга Илтә торды һаман язмышы! Сынауларны санап түгел, учлап Сипкән икән тәкъдир дигәне - Тәүге сөйгән яры туенда да Еламады, бәхет теләде... Күңеленә йозак элеп куйды, Нык булды ул, корыч, ут булды! Бер тамчы яшь, күпме гомер кичеп, Күрмәделәр дусты-якыны... Ялгыз калган сирәк мизгелләрдә Бар дөньядан качып, үртәлеп, Бер авазсыз улап, елады ул, Төя-төя ялгыз мендәрен! Ирләр еламыйлар... Ирләр җаны Тынсыз гына сыкрый кайчакта - Гомер буе җыйган җөйләреннән Беркем сизмәс канлы яшь тама... 27.05.2026 Ришат Галимов