ЯШЬЛЕК КАЙТАВАЗЫ
ЯШЬЛЕК КАЙТАВАЗЫ Еллар үткән, тоныкланган төсләр, Калган икән төсмерләре бары... Ни булса да, мәңге онытылмас Гүзәл яшьлегемнең кайтавазы! Беркатлырак идек, яндык-сөйдек, Мөһим идеме соң ни буласы?! Искә төшеп, әл дә утка сала Тиле яшьлегемнең кайтавазы... Андый хисләр инде кабатланмас, Эх, беразга иде кайтарасы! Иң түрендә җанның, иң тирәндә Кайнар яшьлегемнең кайтавазы! Соң шул инде, үткән, соңарылган - Аңлыйсың да акыл белән барын... Ә күңелгә шундый якын, зарур - Кайтмас яшьлегемнең кайтавазы! 7-8.10.2026 Ришат Галимов