ДӨРЕС ТҮГЕЛ...
ДӨРЕС ТҮГЕЛ... Мавыгумы соң бу, онытумы чикне? Бертуктаусыз уйлыйм сине генә, сине. Алай ярамавын аңлый да бит күңел... Дөрес түгел бу ашкыну, бер дә дөрес түгел! Сөю - учак, диеп җылы өмет иттем... Ут давылы тузды, күмде җирем-күгем! Янып, соңгы җепсел көлгә әйләнерме? Дөрес түгел мондый яну, һич тә дөрес түгел... Иңнәремдә канат булыр төсле иде, Тик нигәдер авыр - зур таш җанда бүген... Бер рәхәтен тоймыйм, йөрәк теткәләнде... Дөрес түгел бу мәхәббәт, беләм, дөрес түгел! Дөрес түгеллеген белү - ул да дөрес түгел... 16-17.10.2026 Ришат Галимов