МИН БУ ТӨННЕ КҮРӘ АЛМАС БУЛДЫМ...
МИН БУ ТӨННЕ КҮРӘ АЛМАС БУЛДЫМ... Мин бу төнне күрә алмас булдым! Шуның кадәр авыр җаныма! Буш тынлыкны төя-төя кыйныйм, Түзә алмый, ялгыз чагымда... Төнне күрә алмас чиккә җиттем, Еласам да, беркем ишетмәс... Чытырдатып, күзне йомып карыйм, Бәлки бушлык бүген үз итмәс? Төн җиткәндә, җанда - чарасызлык... Төшенкелек канны суыта. Башта - уйлар, төссез кичерешләр, Сулыш алырга да оныткан... 30-31.10.2026 Ришат Галимов
11 просмотров