ҖИТМЕШКӘ ҖИТЕП КИЛГӘНДӘ
ҖИТМЕШКӘ ҖИТЕП КИЛГӘНДӘ ....................... Сиксәндә - гаҗәеп акыл бар, Сиксәнгә җитү - сирәк... Ком коелган, дәрт басылган, Үз көен көйли йөрәк. ....................... Җитмешкә җитеп килгәндә, Җүнсез уй керә, шакып - Әлләме яшәп карарга, Барысын читкә атып?! Алмыштан артып киткәндә, Аяныч атлый арттан - Яшисе инде яшәлгән, Күргәннәр - чиктән ашкан... Илленең чиген үткәндә, Дерт итеп куя җаннар - Иясез калган хыяллар, Иясез калган ярлар... Кырыкка аяк басканда, Кызыгын тели күңел - Кызасы-янасы килә, Һич иярләрлек түгел... Утызның утын кабызып, Дөрләтәсең дөньяңны - Алдын-артын уйламыйсың, Һәрнигә җитә вакыт! Егермедә - егәр чиксез, Дәрт-дәрман ташып тора! Менмәслек үрләр юк кебек, Барысы әле алда! КИРЕГӘ УКЫП КАРА :) 24-25.10.2026 Ришат Галимов