Апас районында җәйге мәдәни чаралар старт алды! ... — 10 июня 2026 г. в 12:43:34.092
Апас районында җәйге мәдәни чаралар старт алды! Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән тормышка ашырылучы «Лето в Татарстане» проекты кысаларында, җәй дәвамында сезне күңелле һәм иҗади кичәләргә чакырабыз! Иҗат концертлары Һәр чәршәмбе көнне Апасның Үзәк ял паркында, сезне кызыклы концерт программасы көтәчәк. Чаралар 18:00 сәгатьтә башлана. Биредә районның иң торыш оешмалары чыгыш ясаячак. «Зәлидәләр» – җырлы-биюле кич утырулар. Татар халкының күркәм традицияләрен дәвам итеп, һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә, төрле локацияләрдә узачак. Бу кич утыруларын Апас районының мәдәният волонтерлары оештырачак. Рәхим итегез, күңел ачыгыз! Беренче концерт 18 майда ук старт алды. Тамашачылар алдында Сара Садыйкова исемендәге Апас сәнгать мәктәбе, район мәгариф бүлеге, “Беренчеләр хәрәкәте”, “Сәләт” балалар иҗат үзәге коллективлары чыгыш ясады. «Зәлидә» кич утырулары 13 майда ук башланып китте. Безнең афишаларны күзәтеп барыгыз! Бу җәйге мәдәни кичәләр бик күңелле булыр дип көтелә. Килегез, катнашыгыз, онытылмаслык ял итегез!

