Горурланабыз сезнең белән, егетләр! ... — 10 июня 2026 г. в 11:49:34.602
Горурланабыз сезнең белән, егетләр! Апас Сабан туе быел аеруча да дулкынландыргыч булды. Бәйрәм уртасында безнең өчен иң кадерле кунаклар — махсус хәрби операциядә катнашучы, Ватаныбыз иминлеге сагында торучы батыр ир-егетләребезне каршы алдык.Кыска гына вакытка булса да, туган нигезләренә, газиз әти-әниләре, гаиләләре янына кайткан райондашларыбызны сәхнә түренә чакырып, зурлап котладылар. Район башлыгы Айрат Габделхакович аларга изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хатлары һәм күчтәнәчләр тапшырды.Батырларыбыз арасында безнекеләр дә бар иде: Равил Сәгъдиев, Алексей Симонов, Морзалардан Нәфис Борһанов, Күкшемнән Рафис Вәлиуллин, Дәүләкидән Андрей Тимеркин. Аларны алкышлар астында сәхнәгә күтәрделәр.Егетләребез туган якларда уздырган бу көннәренә бик шат. Ә без, үз чиратыбызда, аларга ныклы исәнлек, сабырлык телибез. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Барлык райондашлар исеменнән тизрәк Җиңү белән көтеп калабыз! Горурланабыз сезнең белән, егетләр! Апас Сабантуе быел аеруча да дулкынландыргыч булды. Бәйрәм уртасында безнең өчен иң кадерле кунаклар — махсус хәрби операциядә катнашучы, Ватаныбыз иминлеге сагында торучы батыр ир-егетләребезне каршы алдык. Кыска гына вакытка булса да, туган нигезләренә, газиз әти-әниләре, гаиләләре янына кайткан райондашларыбызны сәхнә түренә чакырып, зурлап котладылар. Район башлыгы Айрат Габделхакович аларга изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хатлары һәм күчтәнәчләр тапшырды. Батырларыбыз Апастан Равил Сәгъдиев, Алексей Симонов, Морзалардан Нәфис Борһанов, Күкшемнән Рафис Вәлиуллин, Дәүләкидән Андрей Тимеркин. Аларны алкышлар астында сәхнәгә чакырдылар. Егетләребез туган якларда уздырган бу көннәренә, Сабантуй бәйрәмен күреп китүләренә бик шат. Ә без, үз чиратыбызда, аларга ныклы исәнлек, сабырлык телибез. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Барлык райондашлар исеменнән тизрәк Җиңү белән көтеп калабыз!

