Апас Сабантуеның үзенчәлеге: Иделаръягы зонасында иң зур милли ризык пешерү! ... — 9 июня 2026 г. в 12:10:22.261
Апас Сабантуеның үзенчәлеге: Иделаръягы зонасында иң зур милли ризык пешерү! Апас Сабантуеның кабатланмас бер традициягә әверелгән үзенчәлеге — ел саен Иделаръягы зонасында иң зур милли ризык пешерү. 2023 елда 150 килограммлы бавырсак, 2024 елда 500 өчпочмак (барлыгы 50 килограмм) әзерләнсә, 2025 елда түбәтәй формасындагы 260 килограмм 780 граммлы чәк-чәк авыз иттек.Ә быелгы рекорд — 1602 данә мич кабартмасы пешерелде!Бу гаҗәеп ризыкларны пешекче кызларыбыз — «Апас таңнары» рестораны хезмәткәрләре, аларга Лилия Фирдусовна Зайнуллина җитәкчелек итте. Оста куллы кызларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез, ел саен безне яңа рекордлар белән гаҗәпләндерәләр! Апасның мич кабартмасы — буыннардан килгән милли хәзинә.Кабартманың иң дөресе һәм иң тәмлесе — чын татар мичендә пешкәне. Бу — элек-электән Апас халкының иң кадерле һәм күркәм традицияләренең берсе. Майда кыздырылган кабартмадан аермалы буларак, мичтә пешкәне майсыз, бик йомшак, күпереп тора. Ул кайнар мич җылысын һәм утын исенең кабатланмас хуш исен үзенә сеңдерә. Апас төбәгендә иртәнге чәйгә мичтән яңа гына чыккан, өстенә сары май сөртелгән кайнар кабартма чыгару — өйнең иминлеге, гаиләнең бердәмлеге һәм кунакчыллыгы билгесе булып тора. Бүген дә Апаслылар үзләренең мич кабартмасы белән дан тота. Бу ризык һәр бәйрәмнең, һәр олы кунакны каршы алуның төп бизәге булып кала бирә. Мичтән чыккан кайнар кабартма — ул бары тик тәмле ризык кына түгел, ул әби-бабаларыбызның күңел җылысы, туган йортның исе һәм Апас җиренең рухи байлыгы. Нигә нәкъ 1602 данә мич кабартмасы пешерелгән дип сорарсыз сез? Бу сорауга Сабантуйны алып баручы, безнең иң актив культура волонтеры Земфира Мөхәммәтшина җавап бирде: Апас авылына кайчан нигез салынган? Ничә еллык тарихы бар Апасыбызның? (Тарихи чыганакларда 1602 нче ел дип бәян ителә, быелга 424 яшь) Риваять - Апасның килеп чыгышы. Бер яшь кенә кыз алкасын суга төшереп җибәрә. Ул кайгырып утырганда янына бер аксакал килә: «Борчылма, кызым. Авылыгызның бик булдыклы Габбас исемле егете алкаңны табып бирер. Тик син миңа вәгъдә бир: ул егеткә кияүгә чыгарсың. Шушы сулык буенда урнашып яшәп китегез. Бу суны — алкаң табылган хөрмәткә Табар, ә сез урнашкан урынны Габбас егет хөрмәтенә Апас дип атагыз», — ди.Бу вакыйга 1602 нче елда була. Алтын алкасын су төбеннән табып биргәч, аксакалның сүзләренә колак салып, кыз егеткә кияүгә чыгарга ризалыгын бирә. Яшьләр өйләнешеп, бергә гомер итә башлыйлар. Нәкъ шул чорда Габбас сүзеннән барлыкка килгән Апас исемле авыл калкып чыга.Бүгенге көндә дә аның хөрмәтендә аталган Әппәз күлләре һәм Апасыбыз уртасыннан дулкынланып агучы Табар елгасы халкыбыз күңелендә тарихи вакыйга булып саклана. Хөрмәт йөзеннән иң беренче тәмле кабартмалар Апас районында бер гасыр гомер итүче райондашларыбызга тапшырылды: * Колчык авылыннан 102 яшьлек Бибисара Мөхәммәт кызына; * Карамасардан 100 яшьлек Гыйлаҗ Шәрәфи улына һәм Мансура Миңнуллинага (сентябрь аенда тулачак); * Шулай ук алты бала үстерүче Әлмәндәр авылыннан Хайруллиннар гаиләсенә. Зайнуллина Лилия Фирдусовнага зур рәхмәтләр белдереп, киләсе елларда да шундый матур күркәм традицияне дәвам итүләрен телибез!

