Сабантуйлар гөрләп узды!!! ... — 8 июня 2026 г. в 09:52:29.502
Сабантуйлар гөрләп узды!!! 6 июнь көнне халкыбызның көтеп алган, халкыбызны берләштергән милли бәйрәмебез — Сабан туе узды. Быелгы бәйрәм Россия халыкларының бердәмлеге елына, Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт даны елына һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Шулай ук 6 июнь — Пушкин көне һәм рус теле көне буларак, бөек шагыйрь Александр Пушкин да искә алынды. Керү юлыннан ук Апас муниципаль район башлыгы Айрат улы Җиһаншинны һәм безнең Апасыбызны үз итеп кайткан мөхтәрәм кунакларыбызны, һәр елдагыча, культура волонтерлары гармун-тальян моңнары, җырлары, «Капкалы» уены белән каршы алды. Апас капкасыннан керүгә «Печән базары» ишегалды сурәтләнде. Күргәзмәләрдә районыбызның тормыш-көнкүреше, милләтләр дуслыгы, һәр милләтнең ризыклары һәм гореф-гадәтләре чагылыш тапты. Әлеге базарда кыздырылган көнбагыштан башлап, кабартма, юка, кош телләре, үлән чәйләре, кул токмачы, тере куян, чеби, әтәч, хатын-кызлар бижутериясе, чиккән куляулыкларга кадәр һәм башкалар сатылды. Тегү машинасы белән төрле чигүләр, станокта тукыма суктылар. Бөек шагыйрь Александр Пушкинны да, кечкенә Апуш (Г.Тукай) исә кунакларны каршы алып, экскурсия үткәрде. Кечкенә Габдулла үзенең тормыш юлын сурәтләде, Печән базары, күргәзмәләр белән таныштырды. Тукай иҗатына багышланган күргәзмә эшләде. «Печән базары» сәхнәсендә үзешчәннәр һәм кайткан кунаклар чыгыш ясады. «Апас» мичендә район башлыгы да кабартма пешереп карады, пешкән кабартма исе бар болынга таралды. Элекке чор киемнәре белән фотозона ясалды. Шул ук вакытта изге азан яңгырады — әлеге дога белән Сабантуйга фатыйха бирелде. Быел бәйрәмнең прологы «Фидакарьләр бизи Сабан туен, мәйдан уртасында дан тота» исеме астында узды. Бәйрәмебезнең рәсми өлешен «Замандаш» төркеме башкаруында Габдулла Тукай сүзләре, Җәүдәт Фәйзи көе — «Бәйрәм бүген» җыры белән башланып китте. Биредә хезмәт династияләре, төрле һөнәр ияләре (электрик, укытучы, ташчы, сыер савучы, тракторчы, шәфкать туташы, банк, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре һ.б.) чыкты. Халыкны Сабан туе мәйданында зур самавырдан чәй эчәргә чакырдылар. Биредә мәдәният волонтерлары, укучылар, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, Каратунның «Хыял» бию төркеме, башкаладан «Казан» бию төркеме чыгыш ясады. Күренеш мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан «Халкыма» җыры белән тәмамланды. Сабантуйны район башлыгы Айрат Җиһаншин котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Ул барлык аграрийларга, механизаторларга, терлекчеләргә, кошчылык эшен алып баручыларга авыр, әмма игелекле хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук Республика җитәкчелегенә районда башкарылган эшләр һәм социаль объектлар төзелешендә ярдәм иткәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Апас Сабан туе — ул бары тик уен-көлке генә түгел, ә буыннардан-буынга тапшырыла торган мәдәни мирасыбызны, дуслык-туганлык җепләрен ныгытуга зур өлеш керткән олы бәйрәм. Быелгы Сабантуйда катнашкан барлык кунакларга, оста куллар белән чигелгән сөлгеләр бүләк итүчеләргә, көрәштә бил алышкан батырларыбызга, сәнгать осталарына һәм оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Киләсе елларда да шулай бердәм булып, милли йолаларыбызны онытмыйча, матур итеп очрашырга язсын! Фотолар Апас-информнан алынды

