Апас районы авылларында – бүләк җыю бәйрәме! ... — 5 июня 2026 г. в 09:48:45.238
Апас районы авылларында – бүләк җыю бәйрәме! Апас районының барлык авылларында да гореф-гадәтләргә тугры калып, Сабантуй бәйрәменә әзерлек дәвам итә. Иң күңелле мизгелләрнең берсе — борынгыдан килгән бүләк җыю йоласы. Әлеге бәйрәмгә әзерлек үзе үк олысы-кечесе өчен зур тантанага әйләнә. Авыл урамнарын гармун моңнары, җыр-биюләр күмә. Бүләкләрне атларда гына түгел, гадәти булмаган төрле транспортларда да, җырлап-биеп, авыл халкын зур бәйрәм белән котлап җыялар. Авылдашларыбыз изге теләкләрен юллый: «Дөньялар тыныч булсын, Сабантуйларыбыз күркәм генә узсын!» Һәркем үзенең күңел түрендәге иң кадерле бүләген тапшырып, бәйрәм рухын тагын да күтәрә.

