Гаилә ул бер дәүләт, — 19 августа 2026 г. в 08:04:49.733
Гаилә ул бер дәүләт, Гаилә ул -гөлләмә! Шуннан да кадерле Берни юк күңелгә! Гаилә ул - пар канат, Дәртле җыр, яшәеш! Тормышның иң серле, Иң матур утравы! Гаилә - һәр кеше өчен иң якын, иң мөхим урын. Бүген Апас районында гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә аңлашып яшәгән иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән гаиләләр Апас мәдәният йортында хөрмәтләнде.Район җитәкчелеге котлау сүзләрен, изге теләкләрен юллады. Һәр килгән парга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Бәйрәм матур концерт программасы белән дәвам итте. Парлы гаиләләребезнең алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер насыйп итсен сезгә.

