Җәйнең чираттагы Зәлидәсе бу атнада 6 август Каратунда узды. Елдагы традицияләргә тугры... — 19 августа 2026 г. в 07:58:43.869
Җәйнең чираттагы Зәлидәсе бу атнада 6 август Каратунда узды. Елдагы традицияләргә тугры калып "Каратун йолдызлары" кызлары Каратунның төрле урамнарында кичке Зәлидәләр уздыралар. Халык әлеге кичке уеннарны яратып, көтеп ала. Әлеге кичтә дә төрле кызыклы уеннар уйналды. Ә кызларның җырлаулары үзе бер матурлык. Мәдәниятебез, милли гореф-гадәтләребез сагында торучы кызларыбызга алдагы көннәрдә дә уңышлар телибез.

