Аларга сокланмый мөмкин түгел. Районның бер төркем ветераннары Казанда Арча данын якла... — 13 июня 2026 г. в 10:09:54.697
Аларга сокланмый мөмкин түгел. Районның бер төркем ветераннары Казанда Арча данын яклап кайтты. Спортта үзләрен сынадылар. Йөзделәр, йөгерделәр, аттылар. . . Санап бетереп булмый. Спартакиадада 20. шәһәрдән һәм 31 районнан катнаштылар. Барысы 516 кеше! Безнекеләр Арча станциясендә яшәүчеләр Зөфәр Ильясов, Руфина Гәрәева, Кәчедән Фәрит Хәлилов спорт нормативлары биреп, 4нче урын яуладылар. 1. Лидия Солтанова (дартс) 1. Фәрит Хәлилов (йөгерү) 2.Гөлназ Хәйруллина (мылтыктан ату). Һәм шулай ук 79 яшьлек Анна Плесовских йөзүдә 6нчы урынны, өстәл теннисында 8 нче урынны алды. 77 яшьлек Зөфәр Насыйров йөзүдә - 7 урынны яулады. Руфина Гәрәева, Равил Әгьламов, Илһам Хәбибуллин, Атлас Солтанов ярышларда шулай ук матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Команданы районның пенсионерлар берлеге җитәкчесе Руфина Баһаветдинова озата барды. Афәрин ветераннар! Исән-сау булыгыз!

