👨👧👦 Наласа балалар бакчасында Әтиләр көнен билгеләп үттеләр 💚 19 октябрьдә Наласа авылындагы «Балачак» балалар бакчасында «Сәламәтлек – зур байлык» дип исемләнгән Әтиләр көненә багышланган бәйрәм узды. 🏃♂️ Әтиләр һәм балалар спорт киемнәреннән килеп, күңелле чарада бергәләп катнаштылар. Бәйрәмгә килгән песи барысын да зарядка ясарга өйрәтте. Аннары катнашучыларны кызыклы уеннар һәм спорт ярышлары көтте. 🎁 Балалар әтиләренә матур җыр бүләк итте, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырды. Ә бәйрәмнең өченче өлешендә әтиләр һәм балалар яктырткыч элементлар ясау буенча мастер-класста катнашты. Файдалы эшләнмәләр ясау зурларны да, кечкенәләрне дә берләштерде. ❤️ Әти – гаиләнең терәге, балаларның ышанычлы яклаучысы. Бергә үткәрелгән шундый матур чаралар гаилә бәйләнешләрен ныгыта,…
Читать целиком