Иске Ашыт авылында яшәүче Гөлфәния апа Мөхәммәтҗановага 90 яшь тулды. Чын күңелдән котл... — 13 июня 2026 г. в 05:38:25.585
Иске Ашыт авылында яшәүче Гөлфәния апа Мөхәммәтҗановага 90 яшь тулды. Чын күңелдән котлыйбыз! Гөлфәния апаны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырып, матур теләкләр әйтте. Мөхәммәтҗанова Гөлфәния Хәсән кызы 1936 елның 12 июнендә Иске Ашыт авылында Гөлбахар һәм Хәсән абый гаиләсендә дөньяга килә. Сугыш чоры баласы. Авырлыкларны күреп үскән бала. Тормыш иптәше Рафаил белән 4 балага гомер бирәләр. Гөлфәния Хәсәновна колхозда хисапчы, кассир булган, бытовойда сатучы булып эшләгән. Гөлфәния апага исән-сау, балалар бәхете белән яшәргә язсын.

