🚜10 июньдә Арча районының «РиАл-Авто» ширкәтендә AI (авыл хуҗалыгы машиналары), В, С һ... — 12 июня 2026 г. в 12:30:01.912
🚜10 июньдә Арча районының «РиАл-Авто» ширкәтендә AI (авыл хуҗалыгы машиналары), В, С һәм D категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алу өчен квалификация имтиханнары узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте. “Имтиханнарга 29 укучы кертелде, шуларның 4 се канәгатьләнерлек булмаган билге алды, һәм имтиханнарны 7 көннән кабат тапшырачаклар. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар тракторчы-машинист таныклыгы алачак”, – диде ул.

