Яңа Кырлайда Г.Тукай музеенда шагыйрьнең бертуган апасы Газизә Зәбированың (1877-1963)ш... — 19 июня 2026 г. в 11:09:01.026
Яңа Кырлайда Г.Тукай музеенда шагыйрьнең бертуган апасы Газизә Зәбированың (1877-1963)шәхси әйберләре саклана. Алар калай һәм пыяла штукатулкалар, мәрҗән һәм калфак. Тукай белән Газизәнең әтиләре бер. Алар бер атадан – Мөхәммәтгариф хәзрәттән туган өч бала: беренче хатыны Бибигафифәдән туган улы Мөхәммәтшәриф (1873 елгы), кыз бала Газизә (1878 елгы) һәм беренче хатыны вафат булгач, икенче хатыны Бибимәмдүдәдән туган улы Габдулла. Мөхәммәтшәриф бик иртә мәрхүм була. Ә Газизә әтисе үлгәч, Җаекка (Уральск) туганнары янына җибәрелә. ТУЛЫРАК САЙТТА

