Арча районы халкы өчен хуҗасыз хайваннар белән очрашканда дөрес тәртип кагыйдәләренә ба... — 26 июня 2026 г. в 09:18:58.022
Арча районы халкы өчен хуҗасыз хайваннар белән очрашканда дөрес тәртип кагыйдәләренә багышланган белешмәлек әзерләнгән. Белгечләр таныш булмаган хайваннарга якын килмәскә, аларны сыйпамаска һәм ашатмаска киңәш итә. Әгәр балалар янында хуҗасыз этләр күренсә, аларны тиз арада хәвефсез урынга алып китәргә кирәк. Шулай ук йортлар тирәсендә хуҗасыз хайваннар җыелмасын өчен көнкүреш калдыкларын вакытында чыгару, азык-төлек калдыкларын ачык калдырмау, подвалларны һәм хайваннар керә алырлык урыннарны ябык тоту мөһим. Әгәр торак пунктта хуҗасыз хайваннар күренсә, бу хакта яшәү урыны буенча җирле үзидарә органына хәбәр итәргә кирәк. Мөрәҗәгать нигезендә махсус оешма тарафыннан хайваннарны тоту буенча гариза рәсмиләштереләчәк. Әгәр торак пунктта хуҗасыз хайваннар күренсә, бу хакта яшәү урыны буенча җирле үзидарә органына хәбәр итәргә кирәк. Мөрәҗәгать нигезендә махсус оешма тарафыннан хайваннарны тоту буенча гариза рәсмиләштереләчәк. ТУЛЫРАК САЙТТА

