Үрнәктә агросәнәгать һөнәр көллияте концерт залында тарихта мактаулы эз калдырган сәүдә... — 26 июня 2026 г. в 03:41:00.032
Үрнәктә агросәнәгать һөнәр көллияте концерт залында тарихта мактаулы эз калдырган сәүдәгәр, эшмәкәр, нәселле атлар үрчеткән Габдрахман Ишморатов истәлегенә фәнни-гамәли конференция булды. Игелекле эшләр гомерлек. Әлеге тарихи чара Үрнәк авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Равил Фатыйхов җитәкчелегендә оештырылды. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә Габдрахман Ишморатовның оныгының улы Әхмәт Батталов, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты вәкиле Шамил Садыйков, Казан ипподромы вәкиле Флера Абдуллина, Балтач районы Шапшар авылыннан тарихчы Шәүкәт Галиев һ. б. килде. Арчаның имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин очрашуны догалар белән башлап җибәрде. Аннан Җәлил хәзрәт сүз алды. Балтачлар да килгән, Казаннан да кайткан иделәр. Габдрахман Ишморатовны искә алдылар. Бүген дә ящьләргә үрнәк итеп күрсәтерлек, эш ысулларын кулланырлык, дәвам итәрлек шәхес икәнен исбатладылар. Һәм "Габдрахман Ишморатовның рухи һәм мәдәни-тарихи мирасын саклау һәм үстерү" турындагы резолюцияне кабул иттеләр. Резолюция белән Үрнәктәге көллият ветеран педагогы Роза Фатыйхова таныштырды. Һәм бертавыштан кабул иттеләр. Кайберләрен әйтеп үтәбез. Арчадагы ипподромга "Габдарахман Ишморатов" исемен кушарга. Арчада һәм Балтачта Ишморатов призына ат ярышлары оештырырга. Ишморатов турында өйрәнүләрне дәвам итәргә. Сәяхәтчеләр өчен Ишморатов биналарын торгызырга, музейларын, "Ишморат укулары"н оештырырга һ.б. Өйлә намазын Урта Пошалым мәчетендә укыдылар. Аннан соң сөйләшү чәй өстәле янында дәвам итте. Ишморатов Габдрахман Әхмәт улы – Казан сәүдәгәре, эшмәкәр, җирбиләүче, шәһәрнең нәселдән күчмә мактаулы гражданы. XX гасыр башында Арча районы Үрнәк бистәсендә Ишморатов Габдрахман Әхмәт улының зур биләмәләре була (1857-1922). Ул Казан сәүдәгәре гаиләсеннән, нәсел тамырлары Казан артының Норма авылына (хәзерге Балтач районы) барып тоташа. Мөстәкыйль сәүдә белән шөгыльләнә. Үрнәк бистәсендә ат, май, урман эшкәртү заводлары, пар тегермәне, мамыктан җеп эрләү фабрикасы, 664 дисәтинә җире була. Үрнәк авылында ат заводы була, атларына күп мәртәбә Россия һәм чит илләрнең дәрәҗәле бүләкләре бирелә.

