Арчалар Чирмешәндә журналистлар Сабантуенда. — 4 июля 2026 г. в 07:15:17.263
Арчалар Чирмешәндә журналистлар Сабантуенда. "Арча хәбәрләре"газетасы редакциясе командасы төрле спорт ярышларында, уеннарда катнаштылар. Һәм җиңделәр дә! Турникта тартылуда Арча 1нче! Волейболны да оста уйнадылар. Призлы 3нче урын! Күрче Гөлнур Миңнебаеваны, утынны пычкы белән кисеп тә карый! Ә Румия Надршина сулы чиләкләр белән элдертә генә! Аның. 16 яшьлек улы Ильяс Надршин журналистлар Сабантуена барырга ярата. Монда күңелле, ди. Турникта тартылып 1нче урынны алды. Волейболны җыелма команда составында уйнап, 3нче урынны алдылар. . Бик күңелле уйнадылар. Рәхмәт оештыручыларга! Ашаттылар, эчерттеләр, күңелне күрделәр, бүләкләр дә бирделәр. Киләсе сабантуйларга кадәр!

