Чирмешәндә журналистлар Сабантуе агачлар арасындагы стадионда булды. Кунакларны Чирмешә... — 3 июля 2026 г. в 20:02:44.393
Чирмешәндә журналистлар Сабантуе агачлар арасындагы стадионда булды. Кунакларны Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, ТР Дәүләт советы депутаты, ТР Журналистлар Союзы рәисе Илшат Әминов сәламләде. "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков, бүгенге тормышны журналистлардан һәм медиахолдингтан башка күз алдына китереп булмый, диде. ТРның Дәүләт Советы депутаты, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов; "Мин бик шатмын шулай җыелуга. Без бик күп икән:, - дип сөйләде. - Сез бүгенге заманның тарихын язасыз. Сез җәмгыятьнең кәефен булдырасыз. Тормыш тагын да яхшырсын өчен кешеләргә булышасыз. Рәхмәт сезгә-! Бәйрәм белән!". Ә Сабантуй ул гадәттә бүләк җыюдан башлана. Һәр коллектив бүләкләр белән килде. Бүләкләрен җырлап, биеп, шигырьләр сөйләп тапшырдылар. Алма бит ул алма бит ул, Алма бит ул түгәрәк. Шул түгәрәк эчләрендә Яшик дуслар бергәлә Мондый бәйрәмнәр, дөрестән дә, берләштерә. Бер-береңне күрәсең, күрешәсең, сөйләшәсең, тәҗрибә уртаклашасың. Уеннарында катнашулар үзе генә дә ни тора! Командалар волейбол уйнадылар, турникта тартылдылар, кул көрәштерделәр, аркан тартыштылар, көрәштеләр, гер күтәрделәр. . . Капчык сугышы, утын кисү, көянтә-чиләкләр белән йөгерү, әтәч тоту, баганага менү - ихтыярың, кайсы уенда катнашасың килә, катнаш кына. Һәркемгә бүләк бар. Ә спорт ярышларында җиңүчеләргә - акчалата бүләк. Мәсәлән, турникта тартылып беренче урынны алсаң - 3 мең сум акча бирәләр. Волейбол уйнап, 3нче урынны алсаң, команданың һәр уенчысына - 2шәр мең сум акча. Ни өчен язам мин моны, чөнки "Арча хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективы турникта тартылуда һәм волейбол уйнауда призлы урыннар алды. Ахырдан хезмәт алдынгыларын һәм спорт ярышларында җиңүчәрне котладылар. Бәйрәм җыр, биюләр белән күңелле үтте.

