Әлеге мәгълүматларны безгә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмә... — 3 июля 2026 г. в 05:55:02.257
Әлеге мәгълүматларны безгә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов бирде. 🥔“Кырлай“ ширкәте бәрәңге игү буенча республикада иң зур хуҗалыкларның берсе – 1349 гектар. Сугарулы мәйданнарда игәләр. Яңгырлар явып торгач әлегә су сибәсе юк. Иртә утырткан бәрәңге басуларында чәчәккә бөреләнгәннәр, вак бүлбеләр хасил булу фазасында. Бер төптә уртача 15-25 бүлбе яралган. Үсемлекләрдә авыру билгеләре юк. 🌾1049 гектарда техник культуралар игәләр. Бәрәңгедән тыш, 500 гектарда көнбагыш, 349 гектарда җитен игәләр. 🌻Көнбагышлар бик көчле, метр ярымга кадәр җиткәннәр. Чәчәк атарга әзерләнәләр. Җитен чәчәк аткан, орлыклары формалаша. Бөртекле культураларның торышы да яхшы. “Кырлай“ ширкәтенең баш агрономы – Воронин Александр Владимирович.

