– Бәрәңгене ике тапкыр агуладым – бер корт та үлмәде, өченче тапкыр алып карыйм инде... — 11 июля 2026 г. в 07:44:14.303
– Бәрәңгене ике тапкыр агуладым – бер корт та үлмәде, өченче тапкыр алып карыйм инде... Әйе, бүген күпләр бәрәңге коңгызы белән көрәшә. “Җыеп та карыйбыз, агулыйбыз да – икенче көнне тагын шундый хәл“, – дигән зарларны еш ишетергә туры килә. Минем быел андый проблема юк. “Чөйне чөй белән бәреп чыгаралар“, – дигән мәкаль бар бит әле. Бакчага Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов белән подизус дип аталган кандала балалары җибәрдек. Шулар бәрәңге коңгызының күкәйләрен, личинкаларын ашап бара. Бәрәңге шау чәчәктә, корткычлар зыян сала алмый. ИЛЬЯС ФӘТТАХОВ ЯЗМАСЫ

